Арча “Өмет чаткысы” балалары янгын сүндерүчеләр һөнәре белән танышты

2018 елның 14 сентябре, җомга

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булды.

Анда караул начальнигы Булат Калимуллин  янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләде, кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Балалар үз күзләре белән махсус киемнәр, җиһазлар һәм техникаларны күрделәр. Киемнәрне кигән малайлар үзләрен чын янгын сүндерүчеләр кебек  тоя алды. Монда балаларны янгын сүндерүчеләрнең көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре белән таныштырдылар.

Шулай ук,  Арча янгын сүндерү үзәгенең оешу  тарихы белән таныштылар. Йомгак ясап балаларга фильм күрсәттеләр. Мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирә һәм  киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International