"Здравушка " белгечләре чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен лекция оештырды

2018 елның 14 сентябре, җомга

"Телим, булдырам, кирәк!",  Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен лекция  әнә шул шигарь астында узды.

Чараның чакырылган кунаклары; Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Рәзинә Рәүф кызы һәм "Үсеш. Уңыш. Осталы" уку үзәгенең  психолыгы Капустина Ольга."Здравушка" психологлары һәм педагоглары белән берлектә кече яшьтәге балаларның әти-әниләре, иртә балачактан алып балигъ булганчыга кадәр балаларга һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр.

Белгечләр җыелучыларга үсешнең иртә этапларында баланың урнашу урынын һәм мәнфәгатьләрен ачыкларга кирәклеген аңлатты. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, инвалидларның хокуклары һәм мөмкинлекләре темасы да күтәрелде. Лекция "сорау – җавап" форматында узды. Чара ахырында барлык җыелган кешеләргә тематик брошюралар һәм белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International