Зәй районы социаль яклау бүлеге тарафыннан район үсеше өчен өлеш керткән мөхтәрәм затлар һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Гөлчәчәк Самойлова “Милли татар – халык ашлары” дигән әңгәмә үткәрде.
1-10 октябрь көннәрендә Лесхоз интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне декадасы уза.
Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» бүген чираттагы кунакларны кабул итте.
Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре Саба ш.т.п. "Волонтер" үзәгенең активистлары белән берлектә Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган халыкка буклетлар тараттылар.
Алимент түләүдән баш тарткан гражданнар белән көрәштә төрле механизмнар тәкъдим ителә. Татарстан республикасында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән мәсьәләне хәл итү һәм ярдәм итү юлларының берсе булып гражданнарны кабул итүнең бердәм көннәре тора. Чаралар 4 сентябрьдә старт алды һәм хәзер һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.
Казан (Идел буе) федераль университетында "Старт-карьера" проекты уңаеннан үз эшен ачуга субсидия алуга дәгъва кылучы эшсез гражданнарга белем бирү циклы оештырылды. Проект кысаларында югары уку йортының Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлеге җайга салынган.
9 октябрь көнне Өлкәннәр декадасында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Гөлфия Шаирова "Без әбием белән-иң яхшы дуслар" дигән чара оештырды.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы муниципаль районнары буенча күзәтчелек органнарынның вәкиле күзәтүе астында социаль хезмәт алучыларны эвакуацияләү һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен җайлаштыру буенча тренировка-күнекмә үткәрелде.
Өлкәннәр декадасында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әби-бабайларны сөендерер өчен төрле чаралар үткәрелә.