Лаеш делегациясе Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» бүген чираттагы кунакларны кабул итте.

Биредә тәрбияләнүче якташларын бәйрәм белән тәбрик итү өчен Лаеш муниципаль районы  социаль яклау булеге җитәкчесе Сюнина Елена, Лаеш муниципаль районы  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова, Александр Денежкин исемендәге “Серебряный возраст” волонтерлары җитәкчесе Лезина Зөхрә булды. Алар интернатта тәрбияләнүчеләрне концерт номерлары белән сөендерде, кул эшләнмәләре буенча мастер-класс күрсәтте, үз якташларына азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International