“Астра”  үзәгендә “Милли татар халык ашлары”  әңгәмәсе үтте

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Гөлчәчәк Самойлова “Милли татар – халык ашлары” дигән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты балаларны милли татар халык ашларының төрле исемнәре белән таныштыру, сүзлек запасын баету.

Әңгәмә барышында реабилитантлар Кытай кухнясыннан пилмән һәм чәй, үзбәктән плов һ.б ризыклар турында белделәр. Дәрес ахырында балалар нинди милли ризыклар әзерләүләре турында сөйләделәр. Чарада барлыгы 20 бала һәм 3 әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International