Зәй районы социаль яклау бүлеге тарафыннан район үсеше өчен өлеш керткән мөхтәрәм затлар һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.
Олыгайган көндә районнан читтә яшәүчеләрне дә онытмыйлар. Бу көннәрдә генә бүлек башлыгы Эльмира Хуҗина шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина белән берлектә Сарман районы Җәлил бистәсендә өлкәннәр өчен интернатта булды. Биредә алар элек Зәйдә яшәгән Татьяна Яковлевна Викторованың хәлен белеште. Күчтәнәчләр белән килгән зәйлеләрне өлкән яшьтәге апа шатлык яшьләре белән каршы алды.