ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Яр Чаллы шәһәрендәге “Кояшкай”  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыралар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Җәүһәр” татар фольклор ансамбленең концерты булып узды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 26 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 354 кеше, бу узган хисап датасына караганда 17 кешегә кимрәк.

2018 нче елның 16 октябренә республикада 9 922 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 7 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.

Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләргә һәм инженер белгечлекләренә һөнәри юнәлеш бирү буенча Менделеевск районы мәшгульлек үзәге тарафыннан чара оештырылды.

Балтачның Түнтәр авылында гомер итүче Бибимәглифә Мөхәммәтгалиевага 15 октябрь көнне 95 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International