Менделеевск укучылары һөнәр сайларга өйрәнә

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләргә һәм инженер белгечлекләренә һөнәри юнәлеш бирү буенча Менделеевск районы мәшгульлек үзәге тарафыннан чара оештырылды.

Әлеге чара Л. Я. Карпов исемендәге. Химзавод АҖ  һәм "Аммоний" АҖдә узды. Бу көнне Менделеевск районының 8-9 нчы сыйныф укучылары әлеге оешмаларга килде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрү укучыларга һөнәрләр дөньясы белән якыннанрак танышырга, үзләренең сәләтләрен аңларга, һөнәр сайлау механизмнарын төшенергә мөмкинлек бирде. Укучылар үзләренең  булачак һөнәре, үзбилгеләнү, хезмәт базарындагы уңыш мәсьәләләре турында уйлана алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International