ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Җәүһәр” татар фольклор ансамбленең концерты булып узды.
Чараның максаты: халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү һәм республика гражданнарының актив тормыш позициясенә юнәлеш бирү иде.
Ансамбльнең иҗат коллективы патриотик һәм бик күңелле концерт программасы әзерләгән. Татарстанның атказанган укытучысы Назимә Закирова программаны татар һәм рус телләрендә алып барды һәм концерт барышында шигырьләр дә сөйләде.
Тамашачылар, концертның беренче номерларынан ук, барлык артистларның чыгышын да бик җылы һәм шат кабул иттеләр.
Залда “Пар аккошлар” бию дуэты, Нәҗимә Закирова һәм Әхәт Хикмәтуллин башкаруында вальс һәм татар биюе, шулай ук Нурия Әюпова шигырьләре бер кемне дә битараф калдырмады. Концерт ахырында, тамашачылар соравы буенча Рәшит Мәүләвиев “Кызыл розалар” җырын башкарды һәм тамашачылар белән бергә «Катюша» җырын башкарды.
Чарада 39 кеше катнашты.