"Чулман" ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын кайтарды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Минзәлә районында, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында җәелдергән "Чулман" ҖЧҖ  хезмәт хакы буенча бурычын түләде.

Шулай итеп, "Чулман" ҖЧҖ  256 хезмәткәренә 1356,0 мең сумлык әҗәтен кайтарды. 

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International