Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 354 кеше, бу узган хисап датасына караганда 17 кешегә кимрәк.
Шулай ук узган атнада Алабуга, Кама Аланы, Яр Чаллы, Менделеевск һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 16 октябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 256,277,825,56 һәм 300 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Түбән Камада эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 909 кешегә җитә.