Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе оештырылачак

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

2018 елның 26 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкәгә килүчеләргә эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы белән танышырга; эш бирүчеләр белән очрашырга һәм әңгәмә узарга, эшкә урнашу турында килешү төзергә мөмкинлек тудырылачак. Шулай ук, психолог-профконсультантта үзеңнен һөнәри ориентацияңне билгеләү өчен тест узу форсаты да каралган.

Вакансияләр ярминкә Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 А адресы буенча оештырыла. Белешмәләр өчен телефон (8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International