Балтачның Түнтәр авылында гомер итүче Бибимәглифә Мөхәммәтгалиевага 15 октябрь көнне 95 яшь тулды.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Түнтәр авыл җирлеге башлыгы Юрий Михайлов, җаваплылыгы чикләнгән “Дуслык” җәмгыяте агрономы Рәфкат Шәрәфетдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге, соңгы эш урыны исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.