2018 нче елның 16 октябренә республикада 9 922 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 7 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 6 578 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 605 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 541 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 34 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.