Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.
Әлеге чара ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең "Кешеләрне эвакуацияләү, социаль өлкә объектларында янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен чарлау" боерыгы нигезендә узды.
Эшләр барышын Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге вәкиле эчке хезмәт капитаны А. Илалов күзәтте. Ул эвакуация вакытында үзәк хезмәткәрләренең гамәлләрен уңай билгеләп үтте. Өйрәнүләр барышында кисәтүләр булмады.