ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни-көнкүреш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

"Тормыш матур!" программасын тормышка ашыру уңаеннан Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта берләштерү буенча "Ярдәм күрсәт" дип исемләнгән тренинг үткәрде.

Скандинавия  йөрүе  белән мавыгучы  Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр каенлыкка сәяхәт иттеләр. Әлеге сәяхәтнең төп максаты – вакытны файдалы үткәреп, сәламәтлекне ныгыту иде.

Кеше организмы өчен кислородтан да әһәмиятлерәк нәрсә юк. Саф һавада йөрү кәефне күтәрә, стресстан коткара, ди белгечләр.

Югары Ослан муниципаль районында ягып җылыту сезоны профилактик операциясе дәвам итә.   Чираттагы рейд  Шылаңгы һәм Вахитов авыл җирлегендә,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева, "Өмет утрауы”   комплекслы үзәк директоры Наташа Сигаева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Платончева комиссия  составында, узды.

"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында төрле, иҗади түгәрәкләр эшли. Аларның берсе " Азбука лепки"дип атала. Биредә балалар әкият өйрәнәләр һәм аны тозлы камырдан үз куллары белән тудыралар.

2018 елның 11 октябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге “Ышаныч”та балалары тернәкләндерү узучы ата-аналар өчен “Мәшгульлек хезмәте көне” уздырды.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан республикасы социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне хезмәт белән тәэмин итү максатыннан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан "Минем һөнәрем" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уздыра.

Яшел Үзән шәһәрендә “2014-2020 нче елларда Татарстан республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм” программасына керүче “2014-2020 нче елларда Татарстан республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” программасы һәм яшьләрне шәһәр предприятиеләре белән таныштыру уңаеннан үткәрелүче “Сәләт беләм – мөмкинлек күрәм” муниципаль проекты тормышка ашырылуы дәвам итә.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International