Социаль приютларда тәрбияләнүчеләрне "Минем һөнәрем " акциясендә катнашырга чакырылалар

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан республикасы социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне хезмәт белән тәэмин итү максатыннан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан "Минем һөнәрем" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уздыра.

Акциянең төп максаты яшьләргә киләчәкләрен билгеләргә, булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итү.

Проектның бурычлары: - учреждениедә тәрбияләнүчеләрдә хезмәт эшчәнлегенең һәм һөнәри билгеләнешнең әһәмиятен аңлауны формалаштыру; - һөнәрләр дөньясы белән танышу; - һөнәри белем алуга стимул бирү. Акциядә Татарстан республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр катнаша ала.

Чараны үткәрү вакыты 2018 елның октябрь-ноябрь айлары. Катнашучылар һөнәри юнәлеш бирү тематикасы буенча конкурска үзләре тарафыннан төшерелгән (төзелгән) теләсә нинди чаралар белән төшерелгән видеороликлар тәкъдим итәргә тиеш.

Видеороликлар саны чикләнмәгән. Катнашучылар видеоролик жанрын үзләре билгели: интервью, репортаж, видеоклип. Шулай ук роликта фоторәсемнәр дә кулланылырга мөмкин. Видеоролик эчтәлеге Россия Федерациясе законнарына каршы килергә тиеш түгел.

Акция тематикасына туры килмәгән яки элегрәк акциядә катнашкан реклама характерындагы видеороликлар кабул ителми. Катнашу өчен социаль учреждение (приют) 2018 елның 23-25 октябрь көннәрендә "Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге" ГКУДӘ гариза һәм видеоролик җибәрәала. Адресы: 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 нчы йорт, каб. 301 яки e-mail: rrc.org@bk.ru.

25 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр жюри нигезләмәнең 4.5 пунктында билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәү буенча һәм нигезләмәнең 5.1 пунктында билгеләнгән критерийлар буенча тәкъдим ителгән видеороликларны карый һәм сайлап ала. Иң күп балл җыйган өч катнашучы җиңүче дип таныла.

Акцияне үткәрү сораулары буенча консультацияләрне чара координаторы – "Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге" ДБО координаторыннан алырга мөмкин: 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт. Тел./факс: (843) 236-48-50. E-mail: rrc.org@bk.ru ("Профориентация акциясе" тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International