Казан шәһәре Мәскәү районы мәшгульлек үзәге тарафыннан С.А.Ашихмин исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу оештырылды.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Күңелем йорты" темасына релаксация үткәрде.
Буа районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән "Бөтен профессияләр кирәкле" дигән темага чара уздырды.
2018 елның 25 октябрендә Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.
Түбән Камада I типтагы шикәр диабеты авырулары булган өлкән мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен һөнәри юнәлеш бирүче квест уздырылды.
"Электрон хисаплау һәм хисаплау машинасы операторы" һөнәре буенча курслар ачылышы 18 октябрендә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы"ның Яшел Үзән филиалы базасында узды.
"Турникетларсыз атна" бөтенроссия акциясе Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводын да читләтеп узмады. Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге бу мөмкинлектән файдаланырга булды һәм 3 нче номерлы гимназиянең өлкән класслары өчен экскурсия оештырды.
Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шимбә өмәсе узды. Анда "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Камаз" ГАҖ, "Ремдизель" АҖ, Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Домкор" ҖЧҖ, "Татэнерго" АҖ, "Строим будущее"ИК ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Түбән Камада "Минем һөнәрем – минем киләчәгем! " дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.
Күптән түгел генә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесендә (ДКУ) инвалидлар өчен эш урыннары квоталау мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә узды.