"Тормыш матур!" программасын тормышка ашыру уңаеннан Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта берләштерү буенча "Ярдәм күрсәт" дип исемләнгән тренинг үткәрде.
Тренинг класста төркемле бердәмлекне үстерүгә, буллингны профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары - процесста катнашучыларда үзара аралашу осталыгын үстерү.
Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 18 балигъ булмаган бала катнашты.
Тренинг вакытында психолог балалар белән практик күнегүләр үткәрде: "Импульс", "Путаница", "Аркада рәсем" һәм башкалар. Балалар белән шулай ук эчке ресурсларын активлаштыруга юнәлдерелгән "Үз йолдызыңны тап" дигән күнегү үткәрелде.
Тренинг ахырында психолог класста бер-береңә ярдәм итү, хөрмәт күрсәтү мөһимлеген билгеләп үтте.