2018 елның 11 октябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге “Ышаныч”та балалары тернәкләндерү узучы ата-аналар өчен “Мәшгульлек хезмәте көне” уздырды.
Сәламәтлеге ягыннан чикләүләр булган баланы тәрбияләүдә, аның җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданы буларак шәхес формалашуында зур роль гаиләгә бирелә. Ышанычлы әңгәмә барышында мәшгульлек үзәге профконсультанты ата-аналарга яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча берничә киңәш бирде. Очрашу катнашучылары сәламәтлеге ягыннан чикләүләр булган балаларның тормышта үз урынын тапканда туган проблемалар хакында фикер алыштылар. Шулай ук мәшгульлек үзәге белгече яшәү урыны буенча теләсә кайсы мәшгульлек үзәгендә нинди хезмәтләр алырга мөмкин булуы турында сөйләде. Әниләр һөнәри белем бирү, яңадан укыту һәм үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча хезмәт күрсәтүләргә аеруча зур кызыксыну белдерделәр.