Бүген Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни-көнкүреш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Аның төркеменә интернат-йортта яшәүчеләр, оешма администрациясе вәкилләре, профильле белгечләр керә. Мәдәни-көнкүреш комиссиясе интерната яшәүчеләрнең иҗтимагый оешмасы булып тора. утырышлары атнага 1 тапкыр үткәрелә.
Мәдәни-көнкүреш комиссиясе әгъзалары интернат-йортта яшәүче гражданнарны тәрбия, мәдәни-массакүләм эштә, социаль-хезмәт эшчәнлегендә актив катнашырга, шулай ук аларның көнкүреш шартларын яхшыртуга җәлеп итү буенча аңлату эшләре алып бара. Биредә яшәүчеләрнең учреждение эчке тәртип кагыйдәләрен бозу очраклары да карала.
Мәдәни-көнкүреш комиссиясе утырышларын даими үткәрү учреждениедә яшәүче гражданнарның гражданлык позициясен һәм аңын ныгытырга ярдәм итә, яшәү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.