ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә “Без бергә” проекты уңаеннан “Социаль инклюзия”  буенча балаларны Арча мәдәният йортына чакырдылар.

Тәрбияче Дилә Волкова үзенең тәрбияләнүчеләре белән бакчага сәяхәт кылдылар, гади бакчага тугел, ә спорт бакчасына.

19-22 нче октябрьдә “Эрудит-Селдом” шәхси өстәмә белем бирү учреждениясе белгечләре  Сарман урта мәктәбе һәм гимназия укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралар үткәрделәр.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы Советының юбилей конференциясе уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлмәт шәһәрендә гражданнарын кабул итте.

2018 елда 4 ноябрь бәйрәм  ял көненә – якшәмбегә туры килә. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял бәйрәмнән икенче көнгә күчерелә.

24 октябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак.

Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан "Нефть музее"на экскурсия оештырылды. Анда мәктәп укучылары катнашты.

Берәр нәрсә белән шөгыльләнү тормышыбызның киеренке ритмыннан арынып торырга ярдәм итә. Мондый шөгыль табигый материал белән эшләү булырга мөмкин: өрәңге яфракларыннан чәчәкләр ясау һәм аны чәчәк бәйләменә җыю, ә шул чәчәк бәйләмен әнигә яки әбигә бирү икеләтә рәхәт.

Лаеш районы халыкны эш белән тәэмин итү һәм тернәкләндерү үзәкләре белгечләре инвалид балаларны эшче һөнәрләр белән таныштырды.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова "Наркотикларсыз тормыш" дигән акциягә багышлап, мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт  алучылар өчен модульле оригами техникасы кулланып, аккошлар ясау  буенча мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International