Тәтештә скандинавия йөрүе популярлаша

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Скандинавия  йөрүе  белән мавыгучы  Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр каенлыкка сәяхәт иттеләр. Әлеге сәяхәтнең төп максаты – вакытны файдалы үткәреп, сәламәтлекне ныгыту иде.

Скандинавия йөрүе -  аэробик  нагрузканың бөтен  өстенлекләрен үз эченә ала. Ул нагрузканы дөрес бүлеп, тез һәм буын сөякләрен ныгытуны күздә тота. Әлеге йөрү һәм аны пропагандалаучы  Николай  Камаев  болай ди: “Ритмлы хәрәкәт һәм дөрес сулау – файдалы нәтиҗәләр бирә; сәламәтлекне ныгыта. Тагын бер файдалы ягы шунда: ул кәефне күтәрә, тормыш ямен арттыра.”

Шунысы да яхшы: аек һәм сәламәт тормыш белән яшәүчеләр көзге табигатьнең матурлыгы, яшәүнең яме белән дә хозурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International