"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында төрле, иҗади түгәрәкләр эшли. Аларның берсе " Азбука лепки"дип атала. Биредә балалар әкият өйрәнәләр һәм аны тозлы камырдан үз куллары белән тудыралар.
Чираттагы коллектив дәрестә урта төркем кызлары "Паровозик из Ромашково " әкияте белән таныштылар.
Әкиятне әзерләү процессы төп дүрт этаптан торды: балалар әкият тыңлады һәм уңай, тискәре геройлар турында фикер алышты, аннары үзләре яратып өлгергән геройны сайлап алдылар, фикерләштеләр. Үз фантазиясен кулланып, акварель буяулар белән аны ясадылар. Соңгы этапта әкият буенча композиция барлыкка килде.
Балалар һәр этапның дәвамын түземсезлек белән көтте. Нәтиҗәдә бик матур сәнгать әсәре барлыкка килде.Тәрбияче А. Иванов сүзләренчә, мондый дәресләр балаларны берләштерә, аларга киләчәктә иҗат итү өчен илһам бирә.