ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Ноябрьнең беренче көнендә Минзәлә муниципаль районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева  Толстойның иҗатына багышланган әдәби сәгать оештырды.

Югары Осланның картларр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында шашка һәм шахмат буенча турнир узды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан социаль хезмәткәрләр шәһәр урамнарында "Бердәмлектә безнең көч!" дигән акция үткәрде һәм буклетлар таратты.

Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә спорт ярышлары оештырылды. 

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "алык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре"атналыгы узды. Атна дәвамында социаль хезмәт алучылар Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар.

2018 елның 30 нчы октябрьда Казан ветеринар академиясе терлекчелек технологиясе кафедра доценты В.Баранов  җитәкчелендәге ирекле отряды “Шатлык” приютында кунакта булып китте.

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алия Фәрхетдинова һәм Рәзилә Ярмөхәмәтова тарафыннан "Чиста урманнар" акциясе кысаларында урман җыештыру оештырылды.

 

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек ужаеннан "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан республикасы Конституциясе көне уңаеннан Автозавод башкарма комитетының "Илһам" ветераннар хоры концерты булды.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен Спас районының РФ пенсия фонды идарəсе башлыгы урынбасары Т.Морюхова белəн очрашу уздырылды.

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сау бул алтын көз!” дигән темага аппликацияшөгыле узды. Шөгыльнең максаты: балаларда трафарет белән эшләү күнекмәләрен үстерү, бармак мускулларын ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International