Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен Спас районының РФ пенсия фонды идарəсе башлыгы урынбасары Т.Морюхова белəн очрашу уздырылды.
Интернат-йортта яшəүче 57 кешенең барысы да быел 100 % инвалидлык төркемендə, шуңа күрə пенсия күлəме, айлык акчалата түлəү, социаль пакет һ.б. турында бик күп сораулар туды. Татьяна Александровна бөтен кызыксындырган сорауларга да тəфсилле һəм аңлаешлы жаваплар бирде, өлкəннəрнең берсен дə игътибарсыз калдырмады. Интернатта яшəүчелəр Т.Морюхова əхмəтлəрен белдерде һəм кайнар фикер алышулардан соң, канəгатьлəнерлек жаваплар алып таралыштылар.