"Шатлык"та инглиз телен оригами аша өйрәтәләр

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 30 нчы октябрьда Казан ветеринар академиясе терлекчелек технологиясе кафедра доценты В.Баранов  җитәкчелендәге ирекле отряды “Шатлык” приютында кунакта булып китте.

Бу юлы алар “Оригаминың инглиз телен өйрәнү элементлары” дигән  программасы белән килделәр .Балалар жыелып беткәч беренче булып хезмәт курнычсызлыгы турында  сөйләделәр чөнки балалар арасында 7-8  яшьлекләрдә  бар иде. Шуннан алар 4 төркемгә буленеп: студентлар һәм балалар оригами ясауга кереште. Эш барышы инглиз телендә барды: төрле хайван исемнәрен телдән икенче телгә тәрҗемә иттеләр. Уен  бик җанлы барды. Балалар йөзеннән елмаю китмәде.  Тәрбияләнүчеләр үзләренең эшләрен приют директоры Резеда  Халилова күрсәтте, бу вакытта җитәкче үзе дә балалар эшен күзәтеп, аларга булышып торды. Нинди генә геройларны сүрәтләргә туры килмәде, болар:  "Карабас – барабас" , "Шалкан", "Крокодил Гена", "Алтын балык" иде. Чара ахырында  балаларга  ирекле отряд кунаклары татлы сыйлар, бүләкләр өлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International