ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Профориентация калейдоскобы. Минем хыялым һөнәре " программасы буенча чираттагы дәрес узды. Бу юлы балалар "Светлячок " ветеринария клиникасында экскурсиядә булды.

Узган чәршәмбедә Әлмәт шәһәренең Үзәк китапханәсендә "Юмарт көз" исемле остаханә булып узды.

 1 нче ноябрьдә Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Бергә күңеллерәк" клубы үз эшен башлап җибәрде.

“Наз” үзәгенең психологы Гүзәл Зиганшина һәм социаль педагогы Лилия Зарипова сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче чара оештырды. Балалар башта үзләрен психологик халәтләрен яхшыртты, массаж туплар ярдәмендә кулларын җылыттылар. Әлеге күнегүләрдән соң, алар Әниләр көненә багышлап открыткалар ясады. Чарада балалар тырышып эшләделәр.

Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара узды.

Икътисад институты студентлары һәм Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзалары "Гади ярдәм" акциясендә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә өмә оештырды.

4 ноябрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да мондый вакыйгадан читтә калмады.

"Бергә булдырабыз"проектын тормышка ашыру максатыннан 1нче ноябрь көнне Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сулыш һәм релаксация техникаларын кулланып ата-аналар өчен "Уйлар тәнне дәвалый" дигән практикум узды.

Әгерҗенең "Наз" приютындагы кече яшьтәге балаларын тәрбияләүдә традицион булмаган методикалар да кулланалар.

Ноябрьдә Татарстан халкы  дүрт көн рәттән ял итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International