Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә спорт ярышлары оештырылды.
16 инвалид бала һәм 13 ата-аналар өчен 32нче мәктәп бинасында "Инклюзив чәршәмбе" волонтелары житәкчелегендә “Сәламәт булу – бик яхшы!” исемле спорт ярышлары узды. Инклюзив шартта оештырылган чарада балалар рәхәтләнеп уйнады, ярышларда актив катнашты, жиңүгә омтылды. Һәр бала бүләк тапшырылды.