“Астра”  үзәгендә алтын көз белән саубуллашалар

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сау бул алтын көз!” дигән темага аппликацияшөгыле узды. Шөгыльнең максаты: балаларда трафарет белән эшләү күнекмәләрен үстерү, бармак мускулларын ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Шөгыль башында ел фасыллары турында сорау – җавап формасында әңгәмә уздырылды. Балалар көз турында табышмаклар чиште. Тәрбияче табигатьнең матурлыгына басым ясады. Шөгыльне балалар төсле кәгазьдән һәм конфет фантикларыннан ясалган “Тылсымлы көзге агач” рәсеме тудырып тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International