Ноябрьнең беренче көнендә Минзәлә муниципаль районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева Толстойның иҗатына багышланган әдәби сәгать оештырды.
Балаларны бөек рус классигының биографиясе белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында балалар Лев Толстой иҗат иткән табышмакларны чиште. Очрашуда укыту, кыюлык һәм дуслык турында мәкальләр яңгырады.
Чара ахырында балалар язучының китаплары турында сөйләде, аларны укыды, Лев Толстойның хикәяләренең хайваннар һәм кешеләргә игелекле булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, алдамаска һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтүләре турында сөйләштеләр.
Әңгәмә "Толстойның гаҗәеп дөньясы" күргәзмәсеннән китаплар турында фикер алышу белән үрелеп барды.