Тукай районы белгечләре “Чиста урманнар” акциясе оештырды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алия Фәрхетдинова һәм Рәзилә Ярмөхәмәтова тарафыннан "Чиста урманнар" акциясе кысаларында урман җыештыру оештырылды.

Бу экологик акция "Чиста урман синнән башлана!" шигаре астында үтте, аны социаль хезмәт алучылар белән үткәрделәр.

Акция балигъ булмаганнарның табигатькә мөнәсәбәтен яхшы якка үзгәртүгә һәм үз төбәгеңә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар агач утыртылган территорияне чистартты. Алар урманны коры-сарыдан, чүп-чардан һәм яфраклардан арындырдылар.

 Эш барышында балалар урманның саф һава, кыргый хайваннарның яшәү урыны, табигатьне бизи торган урын икәненә инандылар.

 Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 4 балигъ булмаган бала катнашты.  Акция ахырында белгечләр социаль хезмәт алучыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International