Югары Осланның картларр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында шашка һәм шахмат буенча турнир узды.
Учреждениедә даими рәвештә үткәрелә торган мондый турнирлар, биредә тәрбияләнүчеләр арасында бик популяр.
Ярышлар барышында шашка яратучылар үзара көч сынаша алды. Турнир җылы, дустанә шартларда узды, барлык катнашучылар да бу мавыктыргыч һәм аңны үстерүче уеннарда тупланган белемнәр белән уртаклашты.
Беренче урынны Нина Майорова, икенче урынны Марина Игошина, өченче урынны Владимир Абросимов яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык уенчылар да бик күп якты эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды, моңа турнирда катнашучыларның уңай фикерләре дәлил булды.