Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шикәр диабеты белән интегүче социаль хезмәтләр алучылар район үзәк хастаханәсендә узган "Диабет көне" чарасында катнашты.
Чараны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, "ТР ССМ Республика клиник хастаханәс" ДАССО, "Казан эндокринология диспансеры" ДАССО, фармацевтика компанияләре һәм башка оешмалар ярдәмендә Татарстан республикасының Диабетик ассоциациясе иҗтимагый оешмасы оештырды.
Чапа программасы шикәр диабеты белән авыручыларны РКХ табиблары-эндокринологлары һәм эндокринология диспансеры белән консультатив кабул итүне, "Шикәр диабеты булганда үзконтроль" темасына пациентлар өчен интерактив семинар, медицина-социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча авырулар консультациясен үз эченә алды. Шулай ук шикәр диабеты белән интегүче пациентларның сәламәтлеге торышын мониторинглау өчен кирәкле анализларны башкарган мобиль лаборатория эшләде. Моннан тыш, сырхауханә фойесында бу категория авырулар өчен продукция һәм техник чаралар күргәзмәсе оештырылган иде.