Яр Чаллы "Изгелек" үзәгендә "#Юмартсишәмбе" хәйрия кампаниясе һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Әниләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә узды.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова 1 нче китапханә филиалы белгече Гөлназ Фәрдиева белән берлектә үтте.
Чараның максаты республикада хәйрия культурасын үстерү, үзешчән сәнгатьнең төрле жанрлары аша үз әниләренә мәхәббәт, рәхмәт хисләре тәрбияләү иде.
Оештыручылар социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын, сәләтләрен тормышка ашыру өчен кирәкле шарт булдырды. Кичә барышында катнашучылар күңел ачу уеннарында, төрле конкурсларда актив катнаштр һәм җиңүчеләр татлы призлар белән бүләкләнде.
Кичәдә әниләргә карата мәхәббәт тойгыларына багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады. Фигуралы вальс, татар биюе белән чыгыш ясаучылар башкаларны да биюгә чакырды. Бәйрәм кунаклары социаль хезмәттәшлек һәм ял итү буенча уңай тәҗрибә алды. Талантлы социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән залны бизәү традициягә әйләнде. Чарада 22 кеше катнашты.