"Ышаныч" та Әниләр көне

2018 елның 23 ноябре, җомга

Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан оештырылган ял көне клубында чираттагы очрашу Әниләр көненә багышланды.

Психологлар Ләйсән Мөхәммәтҗанова һәм Елена Скалозуб әниләргә кәгазь битендә буяулар белән "Күңел чәчәге" ясарга тәкъдим итте. Бу катнашучыларга тынычланырга, көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, үзләренең иң яхшы хатын-кызлар сыйфатларын күрергә, аларны тирәнрәк аңларга ярдәм итте.

Әниләр иҗаттан ләззәт алган арада, балалар аларга бүләкләр әзерләде. Социаль эш буенча белгечләр Ольга Сафронова һәм Альбина Хасимова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар белән шөгыльләнде. Балаларны кул эшләнмәләре башкарырга өйрәттеләр.

Әниләргә багышланган программаның төп вакыйгасы күңелле конкурслар булды. Конкурста катнашучыларга бик күп биремнәр үтәргә кирәк булды.Һәр бирем  юмор хисе белән башкарылды. Финалда катнашучыларның барысы да төрле номинацияләрдә җиңү өчен медальләр,тамашачылар һәм җанатарларның күп алкышларына күмелде.

Белгечләр адресына рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Ата-аналар сүзләренә караганда, мондый чаралар үз балалары белән якынаю мөмкинлеге бирә, ә мондый конкурсларда катнашу – ныгырга, үз хис-тойгыларын чагылдырырга, уеннан ләззәт алырга һәм күңел ачарга мөмкинлек бирә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International