Әлмәт балалары иҗатка тартыла

2018 елның 23 ноябре, җомга

22 ноябрьдә Г.Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясендә социаль хезмәт алучы балалар өчен натюрморт ясау буенча остаханә узды.

Дәреснең максаты балаларны сәнгатькә тарту. Балалар үрнәктән карап рәсем, акварель белән рәсем ясау юнәлешендә күләмле сурәт ясый белергә өйрәнде.

Картиналар күргәзмәсе хезмәткәрләре акварель белән рәсем ясау серләрен ачты. Алар остаханәдә катнашучыларга кәгазьләр, пумала, акварель буяуларын дөрес сайлау, акварель белән рәсем ясау сәнгате юнәлешендә эшләү адымнары турында сөйләделәр.

Эш вакытында залда дустанә халәт хөкем сөрде. Балалар эш турында фикер алышуда актив катнашты, натюрморт ясау вакытында бер-беренә ярдәм итте.

Очрашуның төп нәтиҗәсе шунда ки, һәркем үзенең яшерен рәссам сәләтенә ышанычын арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International