"Ышаныч" үзәге Яр Чаллы учреждениеләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрә

2018 елның 23 ноябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 442-ФЗ нигезендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү максатыннан шәһәр учреждениеләре белән мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.

Агымдагы елның ноябрь аенда өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре шәһәрнең Автозавод районы буенча инвалидлар җәмгыяте активы, Комсомолец районы буенча ТИҮ рәисләре, "Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе"  хезмәткәрләре һәм пациентлары белән мәгълүмати очрашулар уздырды.

Очрашу барышында гаиләгә өлкән кешене тәрбиягә алу проекты турында да фикер алыштылар.Тыңлаучыларга "Ышаныч " комплекслы үзәге эшчәнлеген яктырткан буклетлар һәм мәгълүмат материалы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International