Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Питрәч районының "Шатлык" приютында һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт белгече мәктәп яшендәге балалар белән очрашты.
Белгеч Наталья Усова һөнәр сайлау мотивларын ачыклауга диагностик тест үткәрде, балалар белән "Һөнәрне тап" уенында уйнап, 2019 елда кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмат бирде.