Татарстанлылар "Абилимпикс"ны яулый

2018 елның 23 ноябре, җомга

Бу көннәрдә Мәскәү шәһәрендә "Абилимпикс" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионат уза. Анда Россиянең 83 төбәге 57 компетенциядә ярыша.

Татарстан делегациясе, "Абилимпикс" төбәк чемпионатында җиңүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Катнашучылар әлеге проекта медальләргә лаек булды.

Мәсәлән, "Ресторан сервисы" компетенциясендә 5 кеше катнашты, шуларның 2се – безнең республика вәкилләре. Алар икесе дә призлы урыннар яулады. "Студентлар" категориясендә III урын һәм "Мәктәп укучылары" категориясендә II урын алдылар. "Солнечный" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Артур Фикляев чемпионатта көмеш медаль яулады. Конкурс барышында балаларга төрле катлаулылыктагы биремнәрне үтәргә: кунаклар өчен савыт-саба әзерләргә, алдан тәкъдим ителгән менюга өстәл корырга, 15 минут эчендә төрле төрдәге 10 салфетокны урарга, алдан әзерләнгән технологик карта буенча алкогольсез коктейль әзерләргә һ. б. кирәк иде.

Бүгенге көндә Татарстан исәбендә 17 медаль: 7 алтын, 5 көмеш һәм 5 бронза. "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатының гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы III урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International