22 ноябрь көнне Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган чара уздырды.
Анда социаль хезмәт алучылар арасыннан 15 кеше катнашты. Чара барышында балалар әниләргә портретлар ясады, теләкләр белән котлау открыткалары әзерләде. "Икмәк заводы" ҖЧҖ һәм "Айпара" ҖЧҖ хәйрия ярдәме белән бәйрәм кунаклары өчен бәйрәм өстәле оештырылды.
Әлеге чараның максатыәниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен үстерү, кеше тормышында әнинең ролен аңлауны формалаштыру, балалар һәм ата-аналар бердәмлегенә ярдәм итү иде.