Әлмәтнең 10 предприятиесе эшсез гражданнарга вакансияләр тәкъдим итте

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

23 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкәдә 10 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты:"Әлмәт-Водоканал" АҖ; Әлмәт электр челтәрләре "Сетевая компаниясе" ААҖ; - "Снежинка" ҖЧҖ; Әлмәт туган якны өйрәнү музее; МехСервис-НПО" ҖЧҖ; "ТМС-ТрубопроводСервис" ҖЧҖ һ.б.

Ярминкәгә килүчеләргә: бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, химик анализ лаборанты, экскаватор машинисты, тракторчы, контролер һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Әлеге чарага 75 кеше килде. 10 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 8 кеше психолог-профконсультантта үзләренең һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International