Янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек бүлегенең өлкән инспекторы Дамир Вильданов Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренә янгын-техник минимумы буенча янгын куркынычсызлыгы чаралары укытулар уздырды.
Инспектор Дамир Вильданов хезмәткәрләргә янгын вакытында дөрес, аңлап эшли торган гамәлләр кирәлеге, мәсәлән, вакытында тавыш белән кисәтү, электр щитын сүндерү, янгын сүндерү хезмәтен чакыртырга кирәклеген аңлатты.
Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар узучыларга махсус таныклыклар таратылды.