ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Яр Чаллы "Изгелек" үзәгендә "#Юмартсишәмбе" хәйрия кампаниясе һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Әниләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә узды.

22 ноябрь көнне Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Әниләр көненә багышланган чара уздырды.

Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан оештырылган ял көне клубында чираттагы очрашу Әниләр көненә багышланды.

"Күз яшьләрсез балачак" клубы уңаеннан Апас муниципаль районы "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары "Әнигә хат" дигән чара уздырды.

Һөнәр сайлау кеше тормышында төп бурычларның берсе булып тора. Питрәч районының "Шатлык" приютында һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт белгече мәктәп яшендәге балалар белән очрашты. 

Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе Зилә Зарипова "Наз" приютында тәрбияләнүче балалар янына буш кул белән килмәгән.

 


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Социаль ярдәмнең яңа чаралары Татарстанда туучылар санын арттыруга эшли. Бу хакта бүген журналистларга Казанда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Паранина җитәкчелегендә "Тылсымлы тасма" түгәрәге өченче ел эшли. Түгәрәкнең чираттагы дәресе Яңа ел шарын бизәргә багышланган иде.

"Гаилә альбомы" социаль проектын тормышка ашыру уңаеннан, "Иҗтимагый инициатива – 2017" республика социаль проектлар конкурсында җиңүченең китабы тәкъдим ителде. "Безнең күңелле бакча" китабы Яр Чаллының "Ышаныч" комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның фотолары белән бизәлгән.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International