Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе Зилә Зарипова "Наз" приютында тәрбияләнүче балалар янына буш кул белән килмәгән.
Ул балаларга канцелярия кирәк-яраклары һәм кул эшләренә материаллар алып килгән. Мәктәп укучыларына ручка һәм каләмнәр, бетергечләр, буяу өчен краска һәм пумалалар, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төсле каләмнәр һәм әвәләү өчен төсле пластилиннар бүләк итте.
Бүләкләргә балалар бик шатланды һәм кунакларга зур рәхмәт әйттеләр.