Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 22 ноябрь көнне Әлмәттә хезмәтне иминлеге темасына семинар үткәрде.
Яшел Үзән районыннан Гөлназ Хәсәнова беренче балага пособие алучылар арасында 5555 нчесе булды.
Алтын медаль "Фотограф-репортер" компетенциясендә катнашучыларга тапшырылды.
Нурлат шәһәренең халык мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уздырылды. Ярминкәгә эшсез гражданнар һәм эш эзләүчеләр чакырылды.
Минзәләнең "Тургай " балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты 20 ноябрьдә Казанда узган "Ребенок в мире прав" - "Бала хокук даирәсендә" дигән мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Лениногорск шәһәре укучылары өчен булачак һөнәрне билгеләүгә юнәлдерелгән очрашу оештырылды.
Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада "Эффективное управление и консалтинг" ҖЧҖ, "Таттелеком" ГАҖ, "Служба экстренных вызовов-112" ТР ДБУ, "УспехУпак" ҖЧҖ, "Росгосстрах" СК филиалы, "Советское" агентлыгы, "Кулонэнергомаш" АҖ катнашты.
Бүген Минзәләнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Юмарт сишәмбе" чарасы узды. Тәрбияче Р.Мирзанурова социаль хезмәт алучылар өчен "Яхшылык юллары" дип исемләнгән масштаблы открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Бүген Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Биектау муниципаль районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ике авыл җирлегендә социаль хезмәт алучылар өчен чәй табыны оештырдылар.
Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында психолог Наталья Самаркина "Сәлам, дуслар!" дип исемләнгән чара үткәрде.