Социаль ярдәмнең яңа чаралары Татарстанда туучылар санын арттыруга эшли. Бу хакта бүген журналистларга Казанда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
"Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының фараз күрсәткечләре буенча, быел Татарстанда беренче балалары тууга бәйле рәвештә 4600 әни айлык яңа түләүләр алырга тиеш иде. Ел әле тәмамланмаган, ә алар саны - 5555. Бу бик яхшы күрсәткеч", - дип хәбәр итте министр.
Агымдагы елда Татарстан әниләре өчен федераль пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме шундый. Айлык түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган хатын-кызлар хокуклы. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме Татарстанда 2017 елның икенче кварталында 13 мең 713 сум күләмендә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 тапкыр зурлыгыннан артмаска тиеш.
"Бала -ул гаиләдә мәхәббәт җимеше. Балаларны социаль түләүләр өчен генә тудырмыйлар. Әмма республикада гамәлгә ашырыла торган социаль ярдәмнең яңа чаралары демографик күрсәткечләрне арттыруга юнәлдерелгән. Ел башыннан республикада авыл җирендә өч елдан артык яшәүче әниләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа программа гамәлгә ашырыла", - диде Эльмира Зарипова.
Быелдан ТР Президенты карары белән Татарстанда 25 яшькә кадәр беренче бала тапкан һәм 29 яшькә кадәр өченче бала тапкан хатын-кызлар өчен бер тапкыр түләнә торган түләү кертелде. Бу хатын-кызлар кимендә өч ел яшәргә һәм авыл җирлегендә теркәлгән булырга тиеш. Беренче балага бер тапкыр бирелә торган түләү күләме – 50 мең сум, ә өченче балага 100 мең сум тәшкил итә. Бер ел эчендә 1500 хатын-кыз шундый түләү алды.
"Мин Татарстан гаиләләренә бәхет, уңышлар, сәламәтлек һәм тынычлык телим һәм иң мөһиме, республикада балалар саны елдан-ел арта барсын. Без халыкның табигый үсешенә әзер. Исегездә тотыгыз, 1995 ел, туучылар санының кискен кимүе күзәтелсә? Бүген бу балаларга 23 яшь. Без кимү дулкынын һәм даими рәвештә туучылар санының артуын күзәтәбез", - диде Зарипова, республика халкына мөрәҗәгать итеп.