Түбән Кама приюты Яңа елга әзерләнә

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Паранина җитәкчелегендә "Тылсымлы тасма" түгәрәге өченче ел эшли. Түгәрәкнең чираттагы дәресе Яңа ел шарын бизәргә багышланган иде.

"Фабрика чыршы бизәкләре һәр йортта диярлек бар, – дип сөйли түгәрәк җитәкчесе Елена Паранина. - Тик, Яңа ел шарларын сатып алу кызык түгел, ә менә аны үз кулларың белән бизәү күпкә яхшырак".

Өлкән төркем кызлары түгәрәк дәресләрендә яңа ел шарларын атлас тасмалар, төрле төстәге сәйләннәр һәм җепләр белән бизәде. Бәйрәм шарлары матур гына түгел, ә бик үзенчәлекле килеп чыкты.

"Яңа ел шары - Яңа елның искиткеч классик символларының берсе. Безнең кызлар үз куллары матурлык тудыра, соңгы вакытта мондый эшләнмәләр аеруча популяр. Остаханәдәге дәрес бәйрәм кәефен сизәргә дә мөмкинлек бирә", - ди Елена Паранина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International