25 декабрь көнне Балтач муниципаль районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар иҗтимагый оешмасы активы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәлнең максаты мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларын хәл итү иде.
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел тамашасы уздырылды.
Бүген Түбән Кама районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү "Веста" үзәгендә 55 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Минзәлә муниципаль районындагы "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар өчен 25 декабрь көнне "Кар патшасының шаяртулары" дигән Яңа ел тамашасы узды.
Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Җиһангирова һәм Зөһрә Закирова "Туп белән эстафета" дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Быел Кыш бабайларының гаять зур һәм мавыктыргыч парады Байлар Сабасында гына түгел Лесхоз бистәсендә дә узды.
25 декабрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендә Инвалидлар оешмасы үткәргән Яңа ел бәйрәмендә катнашты.
2018 нче елның 25 нче декабренә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 10 206 кеше эшсез дип исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 71 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,50 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 179 граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 67 кешегә кимрәк.
Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар аеруча кайгыртучанлыкка мохтаҗ.