Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 179 граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 67 кешегә кимрәк.

Бу атнада Яр Чаллыда, Түбән Камада эшсез гражданнар саны кимгән. 2018 елның 25 декабренә булган мәгълүматларга караганда, әлеге шәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 930һәм 913 эшсез исәпләнә.

Бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевскида һәм Кама Аланында эшсез гражданнар саны бераз арткан. Анда эшсез гражданнар саны 326, 396, 59 һәм 313 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International